"Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 16.11.2020,        № 3494-р карары белән расланган “2021 елга биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү турында”  боерыгының кушымтасына үзгәрешләр кертү турында" ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы

 

МИНИСТЕРСТВО

ЗЕМЕЛЬНЫХ И

ИМУЩЕСТВЕННЫХ

 ОТНОШЕНИЙ

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ТАТАРСТАН

РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ 

ҖИР ҺӘМ МӨЛКӘТ      

МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

МИНИСТРЛЫГЫ

 

 

 

 

 

                 РАСПОРЯЖЕНИЕ

                     26.12.2020      ___                         г. Казань

             БОЕРЫК

      №        4183-р       ж

 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 16.11.2020,        № 3494-р карары белән расланган “2021 елга биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү турында”  боерыгының кушымтасына үзгәрешләр кертү турында

 

 

 

       

“Россия Федерациясе Салым кодексының 378.2 статьясын, “Оешмалар милкенә салым турында” 2003 елның 28 ноябрендәге № 49-ЗРТ Татарстан Республикасы Законының 1.1 статьясын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының 2016 елның 23 декабрендәге № 977 карары белән расланган Салым салу максатларында биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү тәртибен һәм Салым салу максатларында биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү мәсьәләләрен карап тикшерү буенча комиссия турындагы нигезләмәгә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәсьәләләре» 2007 елның 22 август, № 407 карары белән расланган Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы турындагы нигезләмәнең 3.3.101 пунктына, һәм Салым салу максатларында биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү мәсьәләләрен карап тикшерү буенча комиссиясенең 2020 елның 26 декабрендәге № 6 карарына нигезләнеп:

1. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 16.11.2020, № 3494-р карары белән расланган “2021 елга биналарны (каралтыларны, корылмаларны) һәм бүлмәләрне фактта файдалану төрен билгеләү турында” (Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.11.2020, № 3693-р карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) боерыгының кушымтасына, әлеге боерыкның кушымтасы нигезендә 28 пункты белән тулыландырып, үзгәреш кертергә.

2. Карарны www.mzio.tatarstan.ru. адресы буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән башлап үз көченә керә.

4. Әлеге карарның башкарылуын контрольдә тотуны Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Т.Ф.Хөснетдиновка йөкләргә.

 

 

Министр                                                                                                  Ф.Ә.Әһлиуллин

 

 

Татарстан Республикасы

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре

министрлыгының 2020 елның 26 декабрендәге № 4183-р карарына кушымта

 

 

п/п

Кадастровый номер

Адрес

Площадь, кв.м.

28

16:52:050305:2784

Чаллы ш., Сөембикә пр-кты, 40В й.

3705,5

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 64.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International