2017 елның 21 сентябрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Питрәч муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.
Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен тһәм торак йорта сату-алу килешмәләре төзүгә кагылышлы иде.