Азат Хамаев «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты

2017 елның 29 сентябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта 2017 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм быелның октябрь аена, шулай ук дүртенче кварталга бюджеты да расланды.

Директорлар советы нефть химиясе блогы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында мәгълүмат тыңлады.

Шиналар бизнесын үстерү стратегиясе нигезендә 2025 елга елына 16,2 млн. данә чамасы шина реализацияләнергә тиеш, EBITDA күрсәткече – 2015 елга карата биш мәртәбә – 14,5 млрд. сумга кадәр артачак. Бу юнәлештә төп чаралар: «Viatti» һәм МКҮ шиналары ассортиментын арттыру буенча озак сроклы программаны гамәлгә ашыру, «Кама» НТҮнең матди-техник базасын киңәйтү, җитештерү процессларын оптимальләштерү, импортны алмаштыру, «Tyre&Service» сәүдә-сервис ваклап сату үзәкләре челтәрен киңәйтү.

Утырыш барышында компанияне инновацион (технологик) үстерү стратегиясе турындагы мәгълүмат буенча фикер алыштылар. «Татнефть» ГАҖдә интеллектуаль кыйммәтләр булдыру системасы корылган – фикер туган мизгелдән алып җитештерүгә керткәнчегә кадәр. Хәзерге вакытта  инновацион эшчәнлеккә идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру,  инновацион технологияләр портфелен тулыландыру дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International