“Ерак Көнчыгыш гектары” программасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең иң алдынгы стратегик социаль инициативаларының берсе. Программа гражданнарга Ерак Көнчыгышта бушка 1 га җир кишәрлеген алу хокукы бирә.
“Ерак Көнчыгыш гектары” программасы турында сорау һәм җаваплар.
“Ерак Көнчыгыш гектары”н кемнәр ала ала?: бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына, шул исәптән чит илдә яшәүчеләр дә. Кешенең россияле гражданлыгы булу гына кирәк.
Закон тарафыннан ничә яшьтә булу чикләре куелмаган, димәк, теләсә кайсы яшьтәге россияле үз гектарын ала ала. Бу балалаы гаиләләргә кеше башына 1 га исәбеннән җир алу мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, 3 кешедән торган гаилә 3 га җир алуга хокуклы.
Моннан тыш, закон җирне коллектив белән алу хокукы да бирә. Коллектив гаризасы 10 кешегә кадәр булган төркемгә бирелә.
01.02.2017 көннән башлап 1 га җир алуны Ерак Көнчыгыш субъектларының теләсә кайсы районыннан алырга була. Закон нигезендә җирне 2035 елга кадәр алырга мөмкин.
Бу гектарларда нәрсә эшләргә мөмкин?: Бу җирләрдә йорт салырга, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм башка эшмәкәрлек эшләре алып барырга була.
Гектар алырга теләүчеләр ДальнийВосток.рф. сайтына кереп гариза бирергә тиеш. Моның өчен: