Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 28 ферале торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 70,99 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 16,08 миллион сум - план 26,6 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 9,30 миллион сум – план 14,1 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,05 миллион сум – план 2,3 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 2,73 миллион сум – план 10,9 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 1,81 миллион сум акча кергән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 20,3 миллион сум табыш кергән– план 39,9% ка үтәлгән;
дивидентлардан – 20,72 миллион сум – план 19,5 % ка үтәлгән.