Акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүне контрольдә тоту буенча эш дәвам итә

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган һәм (яки) аларга карата махсус хокуктан файдалану (“Алтын акция”) турында карар кабул ителгән акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүне контрольдә тоту буенча эш дәвам итә.  Бу эш директорлар советын һәм бу җәмгыятьләрдә Татарстан Республикасы вәкилләренең ревизия комиссиясен сайлауны, шулай ук 2017 ел нәтиҗәләре буенча дивидентлар түләүне  тәэмин итү максатыннан алып барыла.

Май аенда җыелышларны 10 акционерлык  җәмгыятендә үҗкәрү планлаштырылды. Бүгенге кәндә шуларның өчесендә инде үткәрелде. Бу - «Татнефтехиминвест-холдинг», «Әлмәт-су каналы», «Казан исәпләү системаларын җитештерү берләшмәсе».

Исегезгә төшерәбез, “Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон нигезендә еллык гомум җыелышлар 30 июньгә кадәр үткәрелеп бетәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International