Видеоконференция режимында муниципаль унитар предприятиеларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләре каралды

2018 елның 9 июне, шимбә

2018 нче елның 7 нче июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Эдуард Дияров рәислегендә видеоконференция режимында 2017 нче ел нәтиҗәләре һәм 2018 нче елныд 1 кварталы нәтиҗәләре буенча муниципаль унитар предприятиеларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләре каралды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гамәлдәге муниципаль унитар предприятиеләрнең 2017 ел нәтиҗәләре буенча 123, ә 2018 нче елның 1 нче кварталында 119 бухгалтерлык исәп-хисаплары җыелды һәм анализланды.

Бухгалтерлык исәп-хисапларын анализлау вакытында 2017 елда барлык предприятиеләр санының 40% тәшкил итүче 49 зыян китерүче предприятие булуы ачыкланды. 2018 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча 46% тәшкил итүче 55 зыянга эшләүче предприятие күренә. Зыян күрүче предприятиеләрнең күбесе Югары Ослан, Алабуга, Чистай районнарында күзәтелә.

2017 нче ел нәтиҗәләре буенча 57 предприятие (46%), 2018 елның 1 нче кварталында 53 предприятие (45%) кредитка кергән. Алар Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Лаеш, Менделеевск һәм Минзәлә районнарында күп күзәтелә.

Киңәшмәдә бигрәк тә зыян китерүче 4 муниципаль унитар предприятиенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды: “Автомобиль юлларының шәһәр идарәсе” МУП, “Яктылыксервис” МУП, Әлмәт районында “ӘМР ресурслары белән идарә” МУП, Түбән Кама районында “Шәһәр электр транспорты” МУП. Предприятиеләрнең зыян китерү сәбәпләре каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр адресына квартал саен төзелә торган бухгалтерлык исәп-хисапларын баланс комиссияләрендә җенлекләп өйрәнү буенча рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International