ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2018 елның 1 нче июль көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 1 330 сату-алу эше буенча 754 мөрәҗәгать каралды, шуларның 333 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 850 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 76 эш буенча документлар караусыз калдырылды.