Эш төркеме авыл хуҗалыгы өчен билгеләнелешле җирләрне арендалауны бәяләү буенча рекомендацияләрен тикшерде

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Бүген дәүләт һәм муниципаль милектәге авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрдән файдаланган өчен аренда бәясен түләү күләмен бәяләү буенча рекомендацияләрне эшләү буенча ведомтсвоара эш төркеменең нәтиҗә утырышы узды. Эш төркеме катнашчылары - экспертлар Андрей Лисичкин, Резидә Бәтретдинова, Марат Сөләйманов һәм Дамир Тимершин авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендәге эшмәкәрлек табышына йогынты ясаучы факторлар, төрле продукция үзкыйммәте, керемне бәяләүһәм башка мөһим бәяләү кретерияләре сорауларын карадылар.

Чәчү әйләнәше нигезендә керемле якын килүле җирләр өчен аренда түләвенең базар бәясен объектив һәм нигезле  бәяләү максатыннан  республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына (министрлык вәкилләре рекомендацияләр эшләүдә актив катнаштылар) Татарстан Республикасы буенча 2017 ел буенча чираттагы мәгълүматлар  сорау җибәрелде:

- чәчүлек әйләнеше структурасы (районга хас булган җир кишәрлекләре урнашу буенча авыл хуҗалыгы культуралары исемлеге), шулай ук чәчүлек әйләнешендә катнашучы һәр авыл хуҗалыгы культуралары буенча мәгълүмат;

- норматив уңышлылык,

- тулы үзкыйммәт,

- уртача сатып алу бәясе.

  Җавап алу белән, методик рекомендацияләр белән беррәттән 01.09.2018 торышына Бәяләү мониторингы җыентыгында бастырылуга тәкъдим ителәчәк бәяләр диапазоны таблицасы формалаштырылачак. Таблицага шулай ук районнар тәкъдимнәре буенча төзәтмәләр кертеләчәк (мисал өчен Азнакай, Апас, Актаныш районнары инде бу форсат буенча мөрәҗәгать иттеләр).

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы позициясен утырышта  Фәрит Мусин и Зөлфия Камалова җиткерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International