Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан 03.08.2018 N 342-ФЗ "Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул итте.

Закон хокукый режимын һәм зона чикләрен билгеләү, территорияләрне аерым шартлар белән файдалану зоналарын билгеләү белән бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый  җайга салуны камилләштерүгә юнәлтелгән.

 Шул сәбәпле Россия Федерациясенең Җир кодексы XIX бүлеге “территорияләрне аерым шартлар белән файдалану зоналары” белән тулыландырыла.

Закон тарафыннан шулай ук территорияләрне аерым шартлар белән файдалану зоналарын үзгәртү яки урнаштыру белән бәйле зыян килгән очракта җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек  объектлары хуҗаларына зыянны кире кайтару тәртибе билгеләнелә.

Закон 2019 нчы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International