ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарфыннан мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә укыту семинары үткәрелде

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Муниципаль берәмлекләргә мктодологик ярдәм күрсәтү максатыннан 2018 нче елның 12 сентябрендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә ТР муницпаль берәмлекләрнең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм Идарә җитәкчеләре өчен "2018 нче елда җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре: законнар һәм аларны куллану” темасы буенча укыту семинары үткәрелде. Семинарда эксперт сыйфатына РФ Икътисади үсеш министрлыгының күчемсез милек департаменты директоры урынбасары Бочаров Михаил Владимир улы катнашты.

Семинар барышында гамәви сервитутлар, саклык зоналары һәм 2018 нче елда рөхсәтсез төзелеш турындагы федераль җир законарындагы яңарышлар, саклык зоналарын билгеләү тәртибен камиләштерү, линияле объект саклык зоналарын билгеләү үзенчәлекләре, һәм шулай ук күчемсез милек билгеләренә кагылышылы яңа кагыйдәләр, һәм бшка күп кенә сораулар каралды. Семнар соңында лектор катнашучыларны кызыксындрган барлык сорауларга да җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International