Татарстанның 106 мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләре күчемсез милек реестрына кертелде

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

ТР буенча кадастр палатасы Татарстанда урнашкан 106 мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләре күчемсез милек реестрына кертте. Шулардан 3 объект  федераль статуста, калганнары – муниципаль һәм региональ әһәмияттә. Алар арасында йортлар, чиркәү һәм мәчетләр, рухи училище, тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия мәдәният сарае.

Мисал өчен, хәзер кадастр картасында танылган россия физигы, метеорологы һәм педагогы Константин Котелов йортын күреп була. 1833 нче елда ул архитектор Петр Пятницки тарафыннан төзелгән. Объект Казан шәһәрендә, Гладилов ур., 53 йорт адресы буенча урнашкан. Шулай ук реестрга Тихомирнов йорты һәм XIX гасыр ахырында төзелгән Офицер собраниесы бинасы да кертелгән.

Хәзер күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында 306 мәдәни мирас объекты территорияләре чикләре турында мәгълүмат бар. Республикада барлыгы шундый 1600 объект санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International