Министрның беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсе эшендә катнашты

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узды, анда республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, финанс, казначылык һәм салым органнары өчен төп бурыч – бюджет үтәлеше. «Салым органнары, суд приставлары хезмәте, район башлыклары, Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура органнары игътибарын җәлеп итәм, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу эшкә тармак министрлыклары да активрак кушылырга тиеш».

Моннан тыш, ул министрлыклар каршындагы тармак баланс комиссияләренең эшен дәвам итәргә һәм финанс нәтиҗәләренә анализ ясарга кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук социаль ипотека программасы буенча түләүләр буенча бурычларны вакытында үтәргә чакырды.

Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча республика киңәшмәсе эшендә министрның беренче урынбасары Артур Галиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International