Ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү буенча ярдәмче программаны үтәү

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру максатыннан, ятим балаларга тапшыру өчен164 торак урын сатып алуга аукцион игълан ителде:

07.11.2019 – катнашу өчен гаризалар бирү вакыты тәмамлану;

11.11.2019  сәг.11: 35- ачык аукцион үткәрү.

Тулырак мәгълүмат белән etp.zakazrf.ru электрон мәйданчык сайтында танышырга мөмкин.

Моннан тыш, 21.10.2019 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының авыр тормыш хәле  итуациясендә фатир биләүчегә ярдәм күрсәтү кирәклеген раслаучы шартлар булмау турындагы карары нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2014 елда сатып алынган 309 торак йортның беренче чираттагы 83 фатир махсус торак фонды составыннан төшереп калдырылды һәм «Торак фонд белән идарә итү Департаменты» Дәүләт бюджет учреждениесенә  оператив идарә хокукында беркетелде.

«Торак фонд белән идарә итү Департаменты» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан күрсәтелгән биналарның фатир биләүчеләре белән социаль наем шартнамәләре төзеләчәк. Үткәрелгән чаралар киләчәктә биләп торган торак урыннарны хосусыйлаштыру мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International