Видеоконференция режимында "Электрон сәүдә мәйданчыгын кулланып милеккә сатылган яки арендага бирелгән муниципаль мөлкәт өлеше" индикаторын үтәү сораулары каралды sale.zakazrf.ru»

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

21.01.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) җитәкчеләре катнашында  «sale.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгын кулланып арендага бирелгән муниципаль мөлкәтнең өлеше "  индикаторының үтәлеше турында" дигән темага киңәшмә үтте .

Киңәшмәдә шулай ук «Татарстан почтасы» филиалының милек мәсьәләләре буенча директор урынбасары Илнур Мәхмүтов, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖнең электрон сәүдә ресурслары һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Михаил Голованов һәм «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ дәүләт милкен сату бүлеге башлыгы Елена Прокофьева катнаштылар.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының (шәһәр округларының) җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең планлаштырылган күрсәткечләренә ирешү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру, сатуларны гамәлгә ашыру процедурасын, электрон мәйданчык аша сатуларны гамәлгә ашыру практикасын норматив җайга салу, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рәсми сайтларында урнаштырылган муниципаль милек исемлекләрен актуальләштерү сораулары каралды. Моннан тыш, 2018 елның 29 июнендә кабул ителгән 171-ФЗ номерлы «Россия Почтасы» Федераль дәүләт унитар предприятиесен үзгәртеп кору үзенчәлекләре», «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нигезләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законны үтәү өлешендә проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International