ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Мәскәү “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов «Мин: 2.0. Һәрберебезнең трансформациясе мөһимлеге» темасына лекция укыды.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомостволары җитәкчеләре тыңлады.

Лекция алдыннан Рөстәм Миңнеханов Андрей Шаронов белән эшлекле очрашу үткәрде. Алар Татарстан Республикасы белән «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе арасында алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр, аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең профессиональ белемнәрен эстәү турында.

Лекция әңгәмә формасында үтте. Андрей Шаронов идарә, җитәкчеләрнең эш нәтиҗәлелеген камилләштерү һәм лидерлык сыйфатларын формалаштыру, белемеңне арттыру, җәмгыять һәм хакимиятнең үзара сыйфатлы эшчәнлеге темаларына кагылды. 


 

Космонавтлар, 59 адресы буенча административ бинаның 7 катында ремонт эшләре төгәлләнде. Анда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының аналитик контроль инспекциясенең махсуслашкан үзәге урнашкан. 

Ремон эшләрен кабул итү максатыннан килгән комиссия эшне югары бәяләде.

 

16.05.2017 Тукай муниципаль районында министр урынбасары Рцстщм Мерзакреев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Сарман, Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International