16.05.2017 Тукай муниципаль районында министр урынбасары Рцстщм Мерзакреев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Киңәшмәдә тиешле территория зонасы буенча Сарман, Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.