ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

23 сентябрь көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Мирас” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышта актив катнашты.

2017 елның 29  сентябре көнне сәг. 10.00 -13.00 гә кадәр “Татарстан халыклары дуслыгы йортында” олы яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация оештырылачак.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин  җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк.

       2017 елның 21 сентябрендә  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Питрәч муниципаль районында  бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды. 

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен тһәм торак йорта сату-алу килешмәләре төзүгә кагылышлы иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International