Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 925,38 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, 31.12.2017 көнгә статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 91,08 миллион сум - план 106,3 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 77,7 миллион сум – план 101,3 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 3 миллион сум – план 110,7 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 160 миллион сум – план 101,03 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 1 130,64 миллион сум акча кергән - план 100,8 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 57,5 миллион сум табыш кергән– план 100% ка үтәлгән;
дивидентлардан – 346,4 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 58,6 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән.
Татарстан Республикасының “2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның план периодына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы” 30.11.2017 № 85-ЗРТ законы нигезендә 2018 елга дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 339,48 млн.сум керем керә дип прогнозлана.
Статьялар буенча 2018 елда:
мөлкәтне арендалаудан – 66,09 миллион сум;
җирне арендалаудан – 60,37 миллион сум;
сервитуттан – 2,37 миллион сум;
мөлкәтне сатудан – 25 миллион сум;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 57 миллион сум;
дивидентлардан – 106,32 миллион сум;
чиста табыш өлешеннән – 28,43 миллион сум табыш керергә тиеш.