Фәнил Әһлиуллин " Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, ясалма интеллект» төбәкара конференциясендә катнаша

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Пермь шәһәрендә узучы "Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциядә катнаша. Оештыручылар - Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Пермь өлкәсе Хөкүмәте. Чара 2 көн дәвам итәчәк.

Көн тәртибенә ярашлы пленар утырышта Урман һәм авыл хуҗалыгы, шәһәр төзелеше, экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәләрендә идарә карарларын кабул итүнең үтә күренмәлелеген тәэмин итүче гамәли геоинформация системаларында цифрлы пространство белешмәләреннән файдалану проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу планлаштырыла. Чара кысаларында «Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын тулыландыру», «Ясалма интеллект», «Кадастр бәясе», «Пространство белешмәләре фабрикасы» дигән 4 тематик сессия узачак.

Әлеге конференция ЕГРНны кирәкле мәгълүмат  белән тулыландыру һәм пространство белешмәләрен куллану буенча регионнар арасында тәҗрибә белән уртаклашу мәйданы булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International