ЕГРНга Татарстан Республикасы торак пунктларының 511 чиге кертелде

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре сораулары буенча “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсенең чираттагы бердәм киңәшмәсе узды.

Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 511 торак пункт чиге кертелгән, Балык Бистәсе районының тагын бер торак пункт чиге якын арада реестрга кертеләчәк. Атна дәвамында «Росреестрның Кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалына Баулы һәм Тәтеш районнары үз торак пункт чикләрен юнәлдерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International