Матди тәэмин итү идарәсендә коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Утырышны учреждение директоры Рафис Хәбибуллин үткәрде. Чара барышында 2023 елда коррупциягә каршы тору комиссиясе эшенә йомгак ясалды.

Утырышта 2023 елга коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору планын үтәү нәтиҗәләре, учреждениенең коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча агымдагы мәгълүмати-аңлату эшен үткәрү анализы һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнар үзгәрешләрен мониторинглау каралды.

Директор комиссиянең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде һәм 2024 елда әлеге юнәлеш буенча конструктив эш алып баруга бурыч куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International