Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына 5 ел!

2023 елның 24 декабре, якшәмбе

"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" дәүләт бюджет учреждениесе 24 декабрьдә үзенең 5-еллыгын билгели!

Фонд командасы топографик карталар, ортофотопланнар өйрәнеп, генераль планнар, җир кулланышы һәм төзелеше кагыйдәләре, территорияне планлаштыру проектлары ясап, йөзләгән катлаулы проектлар өстендә эш итә. Барыбызның да максатыбыз бер - Пространство белешмәләре фондын тулыландыру.

ФОНД туплау

Хәзерге вакытта Фондта 22Тб күләмле 5768 материал бар. Шулай ук Татарстан Республикасы географик объектлары атамалары каталогын татар, рус телләрендә һәм республика территориясендә компактлы яшәүче халыклар телләрендә булдыру, яңарту эшләре бара. Хәзер Каталогта 4638 географик объект теркәлгән, шуларның:

- 3877 атама татар телендә;

- 361 атама башка халыклар телендә (чуваш - 245, удмурт - 71, мордва - 14, мари - 31).

Фондны актуаль белешмәләр белән тулыландыру кысаларында, геодезия һәм картография бүлеге белгечләре тарафыннан Татарстанның бөтен территориясенә 1:200 000 һәм 1:50 000 масштаблы 2 карта-материал комплекты яңартылды. Хәзерге вакытта Федераль пространство белешмәләре фондыннан алынган материаллар буенча 1:25 000 масштаблы картаны яңарту эшләре бара.

ТАТАРСТАН ЧИГЕ

Россия Федерациясе субъектлары белән Татарстан Республикасы чиге урнашу урынын билгеләү буенча эшләр дә тәмамланып килә. 

Татарстан 8 төбәк белән чиктәш. 3,3 мең километр озынлыктагы чиктә 573 бәхәсле участок табылган иде. Аларны хәл итү өчен белгечләр архив, ЕГРН белешмәләренә, төрле еллардагы картографик материалларга һәм ортофотпланнарга мөрәҗәгать итте, шулай ук субъектлар арасындагы урнашкан тарихи чик үтүе дә исәпкә алынды.

Нәтиҗәдә, чик буенча барлык бәхәсле сораулар килешенде, һәр 8 төбәк белән Килешү төзелде. ЕГРНга 7 чик кертелгән, чиратта - Киров өлкәсе чиге. Аның буенча җир төзелеше эше Росреестрда соңгы ахыргы экспертизада.

ШӘҺӘР төзелеше документлары

Татарстан 2022 елда Милли пространство белешмәләре системасын гамәлгә ашыру буенча 4 пилот регионнарының берсе булып игълан ителде. Әлеге системаның мөһим блокларының берсе - Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын торак пункт һәм территориаль зоналар чиге турындагы белешмәләр белән тулыландыру. Хәзерге вакытта ЕГРНга 2600 артык торак пункт чиге кертелгән. Реестрны тизрәк тутырып бетерү өчен районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләре  билгеләү турында карар кабул ителде. Аның ярдәмендә 2022 елдан бүгенге көнгә кадәр 1000нән артык торак пункт чиге теркәлде.

КОМАНДА

Пространство белешмәләре фонды тарихы 4 кешелек штаттан башланып китә. Елдан ел, шәһәр төзелеше документлары күләмен һәм җитештерү темпларын арттырып, яңа эшчәнлек юнәлешләрен өйрәнеп, хезмәткәрләр саны да артты. Бүген без 85 кеше. Бу - геодезия һәм картография өлкәсендәге белгечләр, алдынгы шәһәр төзүчеләр һәм яшь студентлар. Персонал ел саен квалификация үстерү курсларын үтә, үз юнәлешләре буенча белемнәрен арттыра, үзләре дә булачак архитекторларга лекцияләр укырга өлгерә. Хезмәткәрләр республика һәм шәһәр чараларында, спорт ярышларында актив катнашып, һәрвакыт яңа илһам чыганагын эзли, команда рухын арттырырга тырыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International