Дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан Татарстан Республикасы бюджетына 8 108,22 млн сум салым булмаган керемнәр кергән

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2023 елның 31 декабренә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 8 108,22 млн сум тәшкил итте. Республика бюджеты алдындагы бюджет йөкләмәсе 88 % ка үтәлгән.

Татарстан Республикасы бюджетына:

милекне арендалаудан - 281,24 млн сум (план 110% ка үтәлгән);

җирне арендалаудан - 7 047,66 млн сум (план 85 % ка үтәлгән);

сервитуттан - 39,48 млн сум (план 106% ка үтәлгән);

милекне сатудан - 75,92 млн сум (план 108% ка үтәлгән);

җир кишәрлекләрен сатудан - 20,77 млн сум;

ышаныч идарәсеннән - 46,36 млн сум (план 100% ка үтәлгән);

дивидендлар - 565,22 млн сум (план 100% ка үтәлгән);

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше - 18,64 млн сум (план 100 % ка үтәлгән);

фатирлар сатудан - 12,84 млн сум;

башка керемнәрдән - 0,11 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International