ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы чаңгы ярышларында катнашты

2024 елның 18 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында 2024 елгы спорт сезоны старт алды. Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында чаңгы узышлары буенча ярышлар узды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Рөстәм Шәрәфетдинов, Илгизәр Сәлимҗанов, Гөлчәчәк Гайнанова, Лениза Әлимбекова тәкъдим итте. Ир - атлар 3 км, ә хатын-кызлар 1 км дистанциядә ярыштылар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Министрлык командасы 18 команда арасында 10 нчы урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International