Алмаз Кыямов ТР Пространство белешмәләре фондында эшлекле киңәшмә үткәрде

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов килде.

Фонд директоры Дмитрий Лунегов һәм аның урынбасарлары белән берлектә ул 2024 елга планлаштырган эшләрне башкару буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуда шулай ук торак пункт, территориаль зоналар, аеруча саклана торган табигый территорияләрнең саклау зоналары һәм урман бистәләре чикләрен билгеләү сораулары да күтәрелде. Фондны пространство материаллары һәм белешмәләре белән тулыландыру кебек агымдагы эшләр, ТР Югары төгәллекле позицияләү системасы проекты, Бердәм килештерү кабинетының операторы буларак Фонд эшчәнлеге дә каралды.

Киңәшмәдән соң, Алмаз Әхтәм улы, директор белән берлектә, җитештерү бүлекләре һәм Фонд администрациясе буенча йөреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International