Торак пунктлар, территориаль зоналар һәм урманчылыкларның чикләрен билгеләү тәртибе үзгәрде

2024 елның 26 марты, сишәмбе

2024 елның 1 февралендә 438-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) мәгълүмат кертү өлешендә берничә яңалык кертте.

Бу мәсьәләне видеоэлемтә буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре министрның беренче урынбасары Артур Галиев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе белән карадылар.

Законнарга төзәтмәләр торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләү һәм үзгәртү, шулай ук бу чикләр турында мәгълүматны ЕГРНга кертү процедураларын төгәлләштерә.

ЕГРНга мәгълүмат кертүдән баш тартуны булдырмау максатыннан торак пунктлар, территориаль зоналар, урманчылыклар чикләрен төзәтү өчен очраклар киңәйтелде, шулай ук кызыксынучылар белән чикләрне төзәтү тәртибе төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International