Балтач муниципаль районында җир законнары буенча консультация бирелде

2017 елның 24 марты, җомга

       2017 елның 23 мартында  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Балтач муниципаль районының Кугунур һәм Нуринер авылы  халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды. Авылларның 81 кешесенә юридик ярдәм күрсәтелде.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен теркәү, рөхсәтсез төзелеш, гомуми милек, җир кишәрлекләре мәйданын үзгәртүгә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International