Узган шимбә, 29 нчы апрел көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Иске-Казан участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча акция эле 20 нче майга кадәр дәвам итәчәк.