ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2018 елның гыйнвар аенда министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 148 сату-алу эше буенча 86 мөрәҗәгать каралды, шуларның 27 сату-алу эше башкару килешенде. 95е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш тиешле документлар җитешмәү сәбәпле 26 эш каралмады.