Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгы әгъзаләренең чираттагы гомуми еллык җыелышында Партнерлыкның 2017 нче елдагы эшчәнлеге буенча исәп-хисабы тыңланылды, 2018 елда үсеш юнәлешләрен һәм алдагы перспективаны билгеләүче оештыру һәм финанс документлары расланылды, идарә органнары составы сайланылды.
ТР Бәяләүчеләр союзын бүгенге көндә республикадагы профильле консалтинг хезмәте күрсәтүче һәм бәяләү базарының 90% ын тәшкил иткән 40 оешма һәм шәхси эшмәкәрләр берләштерә. Союзның 20 дән артык вәкиле ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Икътисад һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Партнерлык һәм Бәяләүчеләр берлеге бүләкләре белән билгеләнде. 2017 елны Партнерлык үз оешмалары хезмәткәрләре өчен квалификацияләрен күтәрүне һәм имтиханнарны Казан шәһәрендә тапшыруны оештырды. Партнерлык үткәргән чаралар хисабына 60 тан артык бәяләүче квалификацияләрен расладылар һәм эшчәнлекләрен дәвам иттеләр. Партнерлык саны чиреккә артты, һәм бу аның югары нәтиҗәле эш башкаруын күрсәтә. 2018 елда бу юнәлештә эш дәвам ителәчәк.
Тулырак мәгълүмат - оценщики-рт.рф сайтында.