Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды

2018 елның 23 марты, җомга

2018 нче елның 22 мартында Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә  Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында түбәндәге сораулар каралды: ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы өчен кирәк булган товарларны сатып алу, эшләр башкаруга заказлар өлкәсендәге эшчәнлекне башкару һәм бюджет законнарын үтәү өлкәсендә контроль турында; тирә-юньдәгеләр тарафыннан дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең ришвәтчелек белән бәйле гамәлләре, тәкъдимнәре кебек кабул итә торган очракларны булдырмый калу буенча аңлату һәм, оештыру чарларын башкару; 2017 нче елда Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары тарафыннан ачыкланган Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны бозу  буенча күзәтүне карау; Федераль закон тарафыннан аерым категорияле затларга чикләүләр каралган 07.05.2013 № 79-ФЗ “Аерым категорияле затларга Россия Федерациясе территориясе чикләреннән тыш чит ил банкларында счетлар (вкладлар) ачу һәм булдыру, акча һәм кыйммәтле әйберләр саклау, чит ил финанс инструментларына ия булу һәм файдалануны тыю турындагы” РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының гомерне инвестицион иминиятләштерү килешмәләре төзү сораулары буенча  методик аңлатмаларын карау;  04.04.2013 № 225 ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча мәгълүмати-телекоммуникацион “Интернет” челтәрендәге министрлыкның рәсми сайты бүлекләрен тутыруга Бердәм таләпләрне үтәү мониторингы нәтиҗәләрен карау һәм 2017 елда коррупциягә каршы эш буенча чараларны тормышка ашыру турындагы Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан бирелгән мәгълүматлар анализы нәтиҗәләре буенча Коррупциягә каршы политика сораулары буенча  ТР Президенты идарәсе әзерләгән күзәтүне карау.

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International