ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшмәкәрлек субъектларына җир кишәрлекләрен теркәүдә ярдәм итә

2018 елның 28 апреле, шимбә

       2018 елның I кварталына булган нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен, гомуми мәйданы 155 гектардан артык  105 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 36 карары кабул ителде.

Шуларның:

  • Җир асты казылмалары өчен (нефть чыгару) – 27 карар;
  • Энергетика, элемтә, торба үткәргеч транспорты объектлары урнаштыру өчен – 8 карар;
  • Зират урнаштыру өчен – 1 карар чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International