ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы утырышы нәтиҗәләре
ТР Бәяләүчеләр союзының экспертлары эше нәтиҗәләре буенча Чистай һәм Мамадыш районнарындагы җир кишәрлекләрен бәяләү турындагы исп-хисап сыйфатының законнар, федераль стандартлар һәм бәяләү практикасы таләпләренә туры килмәве турында һөнәри фикер расланды (рецензия бирүчеләр- Тәнзилә Удод һәм Ирина Игнашина). Исәп-хисап эшен башкарган бәяләү оешмаларының киңәшмәгә чакырылган җитәкчеләре һәм бәяләүчеләр белгечләр нәтиҗәләре белән килештеләр һәм кагыйдә бозуларны бетерү өстендә эшләячәкләре турында белдерделәр.
Утырышта авыл хуҗалыгы җирләренең аренда түләве күләмен бәяләү буенча рекомендацияләр эшләү буенча аналитик эшчәнлек нәтиҗәләре каралды. ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгына бәяләрне формалаштыру өчен районнар буенча күрсәткечләрне сорап мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде. Күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары буенча бәяләр җыентыгының чираттагы басмасы өстендә эш июль аенда башланачак.