Азат Хамаев Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районының “Сабантуй”юбилей татар милли бәйрәмендә катнашты

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

30 нчы июнь көнне Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районының “Су буе” паркында бик санлы кунак җыеп 30 нчы юбилей татар милли “Сабантуй” бәйрәме үтте. Сабантуйга килгән кеше саны 5 меңнән артып китте.

Сәламләү  һәм бәйрәм белән котлау сүзе белән Идел Аръягы районы администрациясе башлыгы Наил Юмакулов, Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Азат Хамаев һәм  Идел Аръягы районының “Ульяновск өлкәсенең  татар милли-мәдәниятле автономия” иҗтимагый оешма советы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов чыгыш ясадылар. Милли бәйрәмдә шулай ук Бөтендөнья татарлар конгрессы (Казан) вәкиле, Татарстан Республикасының Буа, Чүпрәле, Спасс муниципаль берәмлекләре вәкилләре һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе» ректоры Җиһаншин Ильяс хәзрәт катнаштылар.

Сабантуй тамашачылары матур милли концерт программасын карадылар. Программада иң яхшы номерлары белән “Ләйсән” татар вокал ансамбле чыгыш ясады, Татарстан Республикасының популяр артистлары Инсаф Сафин, Гузәл Маликова, Альберт Гафуров башкаруында җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International