Хастаханә бинасын сату буенча аукцион игълан ителде

2018 елның 3 июле, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Хастаханә бинасын сату буенча 24.07.2018 көнгә электрон формада аукцион билгеләнде. Хастаханә бинасы (билгеләнеше буенча файдаланылмый), 5 катлы (җир асты каты – 1), гомуми мәйданы 4 407,7 кв.м, Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 10Б йорт адресы буенча урнашкан, торак пункт җирләре категориясендәге 7 404 кв.м җир кишәрлеге белән.

Башлангыч бәясе - 54 954 000,00 (илле дүрт миллион тугыз йөз илле дүрт мең) сум НДС исәбе белән.

Аукцион электрон формада “Татарстан Республикасының дәүләт заказлары буенча агентлыгы” АҖ мәйданында  - sale.zakazrf.ru үткәрелә.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International