03.08.2018 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының балалар хокукы өлкәсендәге дәүләт политикасы департаменты оештырган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмә ятим балаларны һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны, шулай ук ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасыннан үзләренә беркетелгән затларны торак урыннар белән тәэмин итүгә кагылган Федераль законнардагы үзгәрешләр сораулары буенча үтте:
- найм килешмәләренең 5 еллык гамәли срогын берничә тапкыр оәынайту мөмкинлеге;
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү өчен 12 айдан артык бурыч булган очракта найм килешмәсен гамәлдән чыгару;
- физик затлардан торак урыннарны торгларсыз сатып алу;
- бер йортта ятим балалар өчен торак урыннар сатып алу гомуми фатирлар санының 25% тан артмаска тиеш.