Закон тарафыннан Россия Федерациясенең Җир кодексына җир кишәрлекләренә гамәви сервитут шартларында линияле объектларны урнаштыру тәртибен һәм нигезләмәләрен караучы үзгәрешләр кертелә.
Закон нигезендә сервитут дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү максатыннан җирле үзидарә яки дәүләт хакимияте башкарма органнары карары белән, шулай ук җирле халык ихтыяҗлары өчен җир кишәрлеген алмыйча гына урнаштырыла ала.
Россия Федерациясенең Җир кодексы законының 1 маддәсенең 15 пункты V.7 бүлеге белән “Аерым максатларда гамәви сервитут урнаштыру” тулыландырыла.
Бу бүлек белән гамәви сервитутны урнаштыру максатлары һәм шартлары билгеләнелә. Гамәви сервитутны урнаштыру турындагы карарны кабул итүче һәм гамәви сервитутны урнаштыруны юллауга хокуклы органнар билгеләнелә.
Закон 2018 елның 1 сентябреннән гамәлгә керә.