Бүген, 14. 09.2018, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү турында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафынан күрсәтелә т орган дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү буенча чаралар планы каралды, алдагы хезмәттәшлек сораулары хәл ителде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Элемә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы белән берлектә гариза тапшыручының ТР Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша гариза тапшыру һәм нәтиҗә алу мөмкинлеген булдыру, һ.б. төрле дәүләт хезмәте күрсәтү сорауларын хәл итү турында карар кабул ителде. ТР архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсе булып торган электрон имзалы документлар сакланышы турындагы сораулар турында да эш алып бару турында сүз барды.