Гражданнар яки крестьянлык (фермерлык) хуҗалыклары авыл хуҗалыгы өчен билгеләнелешле җирләне арендалау хокукына аукционда катнаша ала

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Россия Федерациясе Җир кодексының 39.18 маддәсе нигезендә  Татарстан Республикасы, Лаеш муниципаль районы,  Октябрьнең 25 еллыгы КП җир файданышы чикләрендәге адресы буенча мәйданы  2 557 100 кв.м  кадастр номеры 16:24:080602:152 крестьянлык  (фермерлык) хуҗалыкларына эшчәнлекләрен башкару өчен “авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге өчен” рөхсәтле файдалану төре белән авыл хуҗалыгы өчен билгеләнелешле җир кишәрлеген 20 ел срок белән тапшыру турында хәбәр итә. Җир кишәрлекләренә хокук чикләүләр юк.

Бу җир кишәрлекләрен алу турында кызыксынган гражданнар яки крестьянлык  (фермерлык) хуҗалыклары  югарыда күрсәтелгән җир кишәрлеген арендалау хокукына аукционда катнашу теләге белдереп «Камская новь» газетасында, torgi.gov.ru рәсми сайтында, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының http://mzio.tatarstan.ru/ рәсми сайтында белдерү бастыру һәм урнашыру көненнән башлап 30 көн дәваманда гариза тапшыра алалар.  

Гаризалар кәгазь документ формасында Вишневский ур., 26 йорт адресы буенча кабул ителәләр.

Гаризаларны кабул итү тәмамлану көне – 22.10.2018.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International