ТР Бәяләүчеләр союзы авыл хуҗалыгы җирләрен арендалавын бәяләү сораулары турында сөйләштеләр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзы экспертлары тарафыннан эш төркеменең чираттагы утырышында Татарстан Республикасының дәүләт һәм  муниципаль  милкендә булган авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланган өчен аренда күләмен бәяләү сораулары турында сөйләштеләр. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-хисаплау үзәгеннән килгән тикшерүләр һәм җентекле мәгълүмат нигезендә  эксперт Резидә Бәтретдинова республиканың өч пилот районы буенча исәп-хисаплар китерде. Исәп-хисапларда, Партнерлык экспертлары   һәм Республика мәгълүмат-хисаплау үзәгенең төрле төрдәге үсемлек үстереп җитештерү, аларны эшкәртүгә киткән хезмәт һәм чаралар чыгымнары, шулай  ук үзең үстергән азык-төлекнең үз бәясе һәм аны сатудан кергән  табыш бәяләре мәгълүматларыннан тыш ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Татарстан Республикасының игенчелек системасы” басмасы аналитикасы кулланылган иде. Фикер алышуда Андрей Лисичкин, Дмитрий Захматов, Азат Закиров, Марат Сөләймәнов, Юрий Чеботарев. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгынннан Зөлфия Камалова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International