2018 нче елның 19 октябре торышына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан эксплуатацияләүче оешмалар гаризасы нигезендә Казан шәһәре, Азнакай, Әлки, Алексеевск , Әтнә, Бөгелмә, Алабугс, Лаеш, Лениногорск , Спасс , Чистай муниципаль районнары территориясендә 204 км озынлыктагы газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләрен (газүткәргечләр) раслау һәм 81,3 кв.км мәйданлы ул территорияләргә кергән җир кишәрлекләренә чикләүләр кертү турындагы боерыклар кабул ителде.
Газбүлгеч челтәр саклык зоналары чикләре - ватылу мөмкинлеген калдырмау һәм яхшы эксплуатацияләү шартлары тудыруны тәэмин итү максатыннан газүткәргеч трассалары буенча һәм газбүлгеч челтәрләр әйләнәсендә куелган аерым файдалану шартлары территориясе.
Территоияләрендә яки якын тирәсендә газүткәргечләр ята торган җир кишәрлекләре һәм хуҗалык эшчәнлекләре аерым шартларда файдаланыла. Бу Россия Федерациясе законнары нигезендә, газүткәргеч челтәрләрнең куркыныч җитештерү объектлар категориясенә каравы белән бәйле.