ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2018 елда акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.
ТР Президенты Аппраты һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар һәм ведомстволар тәкъдимнәре нигезендә 2019-2020 елларга Татарстан Республикасы катнашкан өлеше булган һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) файдаланылган акционерлык җәмгыятьләренә еллык гомум җыелышларның көн тәртибенә һәм акционерлык җәмгыятьләре контроле һәм идарә органнарына дәүләт вәкилләренә кандидатлар исемлеге формалаштырыла.
Формалашкан кандидатуралар исемлеге акционерлык җәмгыятьләре контроле һәм идарә органнарына дәүләт вәкилләре белән эш буенча Ведомствоара комиссия тарафыннан каралырга һәм расланырга тиеш.
Комиссия утырышы 2018 нче елның ноябрендә үткәрү планлаштырыла.