Иҗтимагый совет вәкилләре өчен укыту

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

ТР Президенты Аппараты йөкләмәсе буенча, “Социаль мәгариф академиясе” АКО һәм Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы тарафыннан республиканың хакимият органнары Иҗтимагый советлары вәкилләре өчен укыту үткәрелде.  Программа темасы  - Татарстан Республикасы территориясендә гражданлык җәмгыятьләре институтлары тарафыннан иҗтимагый контрольне башкару. ТР Иҗтимагый палатасыннан программа кураторы буларак, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасе, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Иҗтимагый контроль  үзәге җитәкчесе Артур Мостаев чыгыш ясады.

Тыңлаучылар дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә иҗтимагый контроль инструментларын тормышка ашыру механизмы белән таныштылар. 

Укытуның өченче өлеше “түгәрәк өстәл” барышындагы әңгәмә һәм квалификация күтәрү турындагы документларны тапшыру белән төгәлләнде. Тыңлаучылар рәтендә ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры, Иҗтимагый совет әгъзасе Олег Булгаков та квалификация күтәрү турындагы таныклык иясе булды.  Әңгәмә барышында ул советларның муниципаль берәмлекләр белән җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге идарәчелек карарлары кабул итүдә хезмәттәшлеге турында тәкъдим кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International