Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре, «Связьинвестнефтехим» АҖ, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ вәкилләре катнаштылар.
Комиссия эше кысаларында 2018 елга дәүләт вәкилләренең эшчәнлекләренә нәтиҗәләр чыгарылды, 2019 елга бурычлар билгеләнелде.
Утырышта дәүләт вәкилләре һәм бәйсез директорлар вәкилләренә кандидатуралар каралды һәм расланылды. Барлыгы 141 дәүләт вәкиле һәм 82 акционерлык җәмгыятьләрдә 17 бәйсез директор этәрү планлаштырыла.