Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең Идел Буе федераль округы субъектларының башкарма хакимият органнары ассоциациясе утырышы уздырылды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

2018 нче елның 30 ноябре көнне “Корстон” шәһәр күңел ачу үзәгендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең Идел Буе федераль округы субъектларының башкарма хакимият органнары ассоциациясе утырышы узды. Утырыш эшендә 14 төбәк вәкиле катнашты. Ассоциация утырышында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма хакимият органнарының эшчәнлегендәге актуаль сораулар каралды. Ассоциация утырышы катнашучылары алдында кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы өчен билгеләнелешле җирләрне әйләнешкә кертеп җибәрү турындагы доклар белән министр урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады. Татарстан Республикасында более 4 млн 600 меңнән артык  га  авыл хуҗалыгы җирләре бар. ТР буенча Россельхознадзор идарәсе мәгълүматлары буенча 2018 нче елның 1 июле торышына республикада 41 мең га дан артык файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре бар. Бүгенге көндә шуларның 13 мең га җир әйләнешкә кергән.

Министрлык тарафыннан файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен вәкаләтле орган буларак судка мөрәҗәгать итү юлы белән хуҗаларыннан тартып алу эшендә катнаша. ТР буенча Россельхознадзор идарәсе мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 500 дән артык җирне тартып алу турындагы дәгъва  гаризалары җибәрелгән. Артур Галив чыгышында авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертүнең төп юнәлешләрен билгеләп үтте:

                Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге мәдәниятын күтәрү, алыначак продукциянең күләмен арттыру һәм авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертеп җибәрү;

                Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә җирләрне үзләштерүгә кызыксынөчанлыкларын арттыру;

                Төрле дәрәҗәдәге бюджетка керемне арттыру.

Утырышта катнашучылар фикер алышу барышында проблемалы сорауларны билгеләделәр һәм аларны чишү юллары турында  сөйләштеләр. Төбәк вәкилләрне тарафыннан Кадастр  бәяләвен  уздыру  һәм  аның  буенча  дәгъвалау  турында чыгышлар тыңланылды. Чыгвшлардан соң Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең Идел Буе федераль округы субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре аренда түләүләре бәяләрен билгеләү тәртибен практикада куллану, унитар предприятиеләрнең мөлкәт комплексларын хосусыйлаштыру, һәм башка күп төрле проблемалы сораулары буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Йомгаклау сүзендә министр Азат Хамаев утырышның конструктив рәвештә узуын, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә күп сораулар каралуын, ләкин шул ук вакытта боларның бары тик башкарма хакимият органнары җитәкчеләрен генә борчый торган сораулар булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә Ассоциация эшчәнлегенең актуальлеге бары тик арта гына барачак, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International