Күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкаларына 01.09.2018 торышына бәяләр мониторынгы

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

“Күчемсез милек  объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкаларына 01.09.2018 торышына бәяләр мониторынгы” ның чираттагы җыентыгы ТР Бәяләүчеләр союзы карары буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең коллегия утырышында катнашучыларга өләшенде.

Күчемсез милек  объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкаларына 01.09.2018 торышына бәяләр мониторынгы  ТР Бәяләүчеләр союзы тарафыннан эшләнелде. Мониторинг җыентыгы 2016 нчы елдан алып 6 айлык аралык белән бастырылып килә. Җыентык ачык чыганаклар базасын анализлау белән, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләр министрлыгы,  муниципаль районнар һәм шәһәр округларының мөлкәт белән идарә итү итү органнарының, бәяләүчеләр берләшмәләре, эксперт оешмалар ярдәме белән башкарыла. Бәяләр мониторингы төзелмәгән һәм капиталь төзелешле җир кишәрлекләрен сату-алу эшләрендә һәм тәкъдимнәре турындагы статистик анализларны эшкәртү нигезендә төзелде.  

Бәяләр диапазонын билгеләүдә иң күп һәм иң түбән  бәяләрдән башка алынган мәгълүматлар кулланылды.  Мәгълматларны математик анализлау нәтиҗәләре Партнерлык идарәчелегенең Күчемсез милек мониторингы комитеты тарафыннан хупланылды һәм расланылды.  

Шулай ук бәяләр мониторингы барышында авыл хуҗалыгы җирләренең һәм мөлкәтнең гадел базар бәясе буенча методик  аңлатмалар да әзерләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International