Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

10.12.2018 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров рәислегендә  акцияләре Татарстан Республика милкендә булган Дәүләт унитар оешмалар  һәм акционерлык җәмгыятьләрнең устав капиталлары хуҗалык идарәчелегенә тапшырылган дәүләт милкенең сакланышын контрольдә тоту буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта « Татарстан Республикасының фәнни-техник мәгълүматлар Татарстан үзәге » ДУП, «Татар китап нәшрияты» ДУП, «КАИ-Лазер» АҖ, “Мәгълүмати-нәшрият үзәге” АҖ, “Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләренең капиталь төзелеше һәм энергия саклагыч технологияләр үсеше идарәсе” АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.

Комиссия тарафыннан акционерлык җәмгыятьләр һәм предприятиеләрнең  эшчәнлегенең зыянга эшләү сәбәпләре каралды һәм күрсәткечләрен яхшырту буенча рекомендацияләр бирелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу предприятиеләр һәм акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту эшен дәвам итәргә дигән карар кабул ителде. Бу оешмалардагы ситуацияләр начарайган очракта, аларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләре яңадан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International