ТР Бәяләүчеләр союзының квалификация күтәрү һәм белем бирү буенча комитеты утырышы нәтиҗәләре

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының квалификация күтәрү һәм белем бирү буенча комитетының чираттагы  утырышында  бәяләү сыйфатын күтәрү һәм бәяләү эшчәнлеге кадрларын әзерләү сораулары каралды.

Тәнзилә Удод һәм Ләйлә Идиятуллина утырышны ачып, катнашучыларга “Бәяләү эшчәнлеге” юнәлеше буенча иң яхшы студентның чыгарылыш квалификация эшенә уку йотрлары арасындагы конкурс турында нигезләмәне презентацияләделәр.

Проект чыгарылыш эшләрен ике этапта бәяләүне күздә тота. Шулай ук бәяләү эшчәнлеге практикасы критерияләре буенча билгеләнелә.

Утырышта шулай ук яңа булдырылган суд-эксперт эшчәнлеген  координацияләү буенча Хөкүмәт комиссиясе эшчәнлеге, 2019 елда укыту семинарлары үткәрү, квалификация аттестатына бәяләү турындагы исәп-хисапның тәңгәл килүе буенча аңлатмаларны әзерләү сораулары да каралды.

Утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге, югары уку йортлары һәм ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзаләре – бәяләү оешмалары  вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International