2019 нче елның 1 нче гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме айга 11 280 сум булды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

“Минималь хезмәт хакы турындагы” Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” 25.12.2018 № 481-ФЗ Федераль закон кабул ителү сәбәпле 2019 нче елның 1 нче гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме айга 11 280 сум булды.

Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 129, 133 маддәләре нигезендә хезмәт нормаларын һәм эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән хезмәткәргә айлык хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән дә ким түләнелмәскә тиеш.

Шул сәбәпле, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, әгәр аларның айлык хезмәт хакы хезмәт нормаларын һәм эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән очракта, 2019 нче елның 1 нче гыйнварыннан соң тиешле нормадан ким булса, аның хезмәт хакы күрсәтелгән күләмгә кадәр (аена 11 280 сумга кадәр) күтәрелергә тиеш.

Закон тарафыннан кабул ителгән минималь күләмнән ким булган хезмәт хакы түләү мөмкинлеген тудырган эш бирүчеләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексының административ хокук бозулар турындагы 5.27 маддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International